Яшь әниләргә «Сабый тартмасы» бирәләр
3 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
«Синең файдага» хәйрия фонды «Сабый тартмасы» проектын тормышка ашыра башлады. Авыр хәлдә калган яшь әниләргә ярдәм йөзеннән, яңа туган сабыен тәрбияләүдә 6 айга кадәр кирәк булган әйберләр тутырылган тартма бирәләр. Бер балалар тудыру йортында әлеге файдалы тартманы тапшырганнар да инде. Комплектта 29 төрле әйбер һәм сөт продукциясен эченә ала торган 10 сертификат (һәрбер сертификат 100 сумлык).
Матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, тартмадагы киемнәр, уенчыклар, җәймәләр Русиядә җитештерелгән һәм иң сыйфатлылары сайлап алынган. Бер тартманы тутыру 70,5 мең сумга төшә.
Тулырак мәгълүмат фондның рәсми сайтында.