Чит ил югары уку йортларында укыйсың киләме?
18 Sep, 2008 Сылу 0
AIESEC Kazan яшьләр оешмасы Казан дәүләт университеты базасында “Чикләрсез белем” исемле конференция уздыра. Биредә чит ил югары уку йортларында белем алу, мәгариф буенча оештырылган махсус грант һәм кредитлар турында мәгълүмат белән танышу мөмкинлеге булачак. Шулай ук студетлар чит ил югары уку йортларында белем алган яшьләр белән аралаша алачак. Чит илдә белем алуга грант яулау өчен ничек гаризалар тутырырга? Бу һәм күп кенә башка кызыклы сорауларга җавапны конференциянең гамәли өлешендә алырга мөмкин.
Конференция 24нче сентябрь көнне, 11:30да Казан дәүләт университетының төп бинасында, 1нче физик аудиториядә узачак. Өстәмә мәгълүматны www.kazan.aiesec.ru сайтыннан табарга мөмкин.