"Илһамият" сәнгатьле сөйләм бәйге-фестиваленә гаризалар кабул итү башлана
Иртәгә, 1 март көнне, "Илһамият" сәнгатьле сөйләм бәйге-фестиваленә гаризалар кабул итү башлана. Әлеге бәйгенең төп оештыручысы - Казан дәүләт мәдәният институты. Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге ярдәме белән оештырыла.
Бәйге татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Бәйгедә Казан шәһәре һәм араны ераксынмаган Татарстан Республикасы районнарыннан I-XI сыйныф укучылары катнаша ала. Бәйгедә катнашучылардан Габдулла Тукайның әсәрләрен матур, сәнгатьле итеп сөйли белү сорала.
Бәйге-фестиваль 9 нчы апрель көнне үткәреләчәк, катнашырга теләк белдереп язылган гаризалар исә 25 нче мартка кадәр кабул ителәчәк.
Барлык кулланучыларга да уңышлар телибез, Тукай әсәрләре укучыларны да, тыңлаучыларны да илһамландырыр, дип ышанып калабыз.
PS. Бәйгенең Нигезләмәсе һәм гариза бланкы әлеге хатка беркетелгән.