"Ялкын" журналы редакциясе "Укырга вакыт" дип аталган дискуссия оештыра
Иртәгә, 26 февральдә, "Ялкын" журналы редакциясе уку һәм китапларның роле турында "Укырга вакыт" дип аталган дискуссия оештыра.
Фикер алышуда Татарстанның төрле мәктәпләре укучылары, журналның яшүсмерләр редколлегиясе әгъзалары, шулай ук экспертлар катнаша. Экспертлар арасында укучылар өчен татар әдәбияты дәреслеген төзүче дә бар.
Телевидение һәм Интернет заманында китаплар кирәкме? Кешегә укуның кирәге бармы? Бүген мәктәп укучылары нәрсә укый? Дискуссиядә бу сорауларга белгечләр дә, укучылар да үз җавабын бирәчәк.
Эксперт буларак фикер алышуда язучы, шагыйрь, "Безнең мирас" журналының баш редакторы Ләбиб Лерон, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, 7 сыйныфлар өчен татар әдәбияты дәреслеген төзүче Диләрә Абдуллина катнашачак. Шулай ук үз фикерләрен яшьләр арасында танылган телетапшырулар алып баручылары һәм катнашучылары да белдерәчәк.
Чара иртәнге сәгать 10 да башлана.