"Без бәхетле буын - 2016" фестиваленең зона этаплары башланды
24 Feb, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасында "Без бәхетле буын - 2016" фестиваленең зона этаплары башланып китте. Фестивальдә республика көллият һәм техникумнарында укучы ике меңнән артык студент катнашыр дип көтелә.
Беренче зона этабы Буа ветеринария техникумы базасында 20 февральдә узды. Биредә үз талантларын Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы һәм дәүләт гражданнарны яклау көллияте, Арча агро-сәнәгать һөнәр көллияте, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Апас аграр көллияте, Яшел Үзән механика көллияте, Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы, Буа ветеринария техникумы һәм медицина училищесы студентлары күрсәтте.