belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Иярчен шарт җөмләләр

Иярчен шарт җөмләләр

20 Feb, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Иярчен шарт җөмләләр
Ресурс авторы: 
Мингалимова Наилә Нәбиулла кызы, ТР Әлки муниципаль районы Түбән Әлки урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укытучы: укучылар, аналитик һәм синтетик җөмләләрнең саннарын күрсәтегез. Андагы бәйләүче чараларны табыгыз, аналитик, синтетик төрләргә аерыгыз.

Аналитик бәйләүче чаралар – шулай булса, юкса
Синтетик бәйләүче чаралар – са/сә, икән, исә, мы/ме сорау кисәкчәсе

  • Аналитик иярчен җөмләләр синтетик иярчен җөмләләрдән нәрсә белән аерылалар? (хәбәр составында килә ...килми)
  • Баш җөмләдән иярчен җөмләгә нинди сораулар куйдыгыз? (нишләсә?, нәрсә булса?, нинди шартларда?)
  • -са, -сә кушымчалы нинди сүз төркеме бар? (шарт фг)
  • Иярчен җөмләләрнең нинди төре бу сорауга җавап бирер?

Билгеләмәне дә чыгарыйк инде. Иярчен шарт җөмлә я баш җөмләнең шарт хәле урынында килә (мисаллар белән дәлилләгез), я мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән шарт хәлен ачыклый (мисаллар белән дәлилләгез).

Беркетелгән файлКүләме
Файл 8 нче сыйныфта татар теленнән "Иярчен шарт җөмләләр" темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе30.72 KB
Файл "Иярчен шарт җөмләләр" темасы буенча презентация435.36 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Презентация
Сингапур методы
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 20.02.2016 - 15:57):https://belem.ru/node/6334