Бушлай квалификация күтәрү курслары
17 Sep, 2008 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Италиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенең сәүдә алмашынуын үстерү бүлеге белән берлектә халыкара хезмәттәшлекне үстерү кысаларында түбәндәге программалар буенча квалификация үстерү курсларын тәкъдим итә:
“Халыкара финанс системасы һәм оешмаларда хисап тоту системалары”;
“Маркетинг һәм халыкара сәүдә”.
Болар ярдәмендә татарстанлылар Италия һәм Көнбатышта кулланыла торган банк эше, маркетинг, коммерция технологияләре белән якыннанрак таныша алачак.
Курслар 15-19 сентябрь көнне, бушлай, Казанда (Островски урамы, 67нче йорт) узачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.