2016 елның иң беренче иң яхшы ресурсы билгеле булды
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Яңарак кына без гыйнвар аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирүне тәмамладык һәм җиңүчене ачыкладык. Аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Гыйнвар аенда теге яисә бу ресурс өчен барлыгы 87 кеше теге тавыш бирде. Иң күп тавышны (69%) 5 нче сыйныф өчен төзелгән, "Туган илем – Татарстан" дип исемләнгән әдәби укудан дәрес планы җыйды. Әлеге ресурсның авторы - ТР Арча муниципаль районы "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты"ның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафин Фәрит Вәдүт улы. Нәтиҗәләрне диаграммада да күрергә мөмкин.
Без чын күңелдән Фәрит әфәндене котлыйбыз һәм безнең белән элемтәгә керүен көтеп калабыз. Фәрит Вәдүт улын Белем.ру порталы сертификаты һәм "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясенең иганәчесе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан спектакльгә ике кешелек чакыру билеты көтеп кала!
Хөрмәтле укытучылар, студентлар һәм укучылар! Февраль аена ресурслар кабул итү дәвам итә, аларны сез безгә Ресурслар кабул итү бүлегенә кереп юллый аласыз.