Хоккей буенча Яшьләр дөнья кубогы Татарстанда узачак
15 Feb, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Яшьләр командалары арасындагы Дөнья кубогының кайда узачагы турында карар кабул ителмәгән. Моның турында Яшьләр хоккей лигасының идарә итүче директоры Александр Морозов белдерде.
– Татарстанда хоккей үсешенә җитди карыйлар. Моны мин уенчы буларак та, җитәкче буларак та әйтәм. Ләкин Дөнья кубогын Казанда узачакмы, юкмы икәнлеген төгәл әйтә алмыйм. Әмма бу чараның Татарстанда үткәреләчәген 100 процент ышаныч белән әйтә алам. Без командаларның да, тамашачыларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алачакбыз. Бәлки турнир уеннарын Казан һәм башка шәһәрләр арасында бүлербез, – дип белдерде Морозов.