belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Текстларны дɵрес итеп һǝм аңлап укырга ɵйрǝтү

Текстларны дɵрес итеп һǝм аңлап укырга ɵйрǝтү

12 Feb, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Текстларны дɵрес итеп һǝм аңлап укырга ɵйрǝтү
Ресурс авторы: 
Вафин Фәрит Вәдүт улы, ТР Арча муниципаль районы "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты"ның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бу мәкалә берничә еллар элек язылган иде. 2016 ел башыннан коррекцион мәктәпләрнең исемнәре үзгәртелде. Бездә хәзер коррекцион мәктәпләр юк. Дөресрәге, исемнәре бетерелде һәм алар сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатлар дип аталалар. Әмма моңа карап укыту-тәрбия эшчәнлегенең эчтәлеге үзгәрмәде. Шуңа күрә сезгә тәкъдим ителә торган бу язманың әһәмияте кимемәде. Киресенчә, инклюзив укытуга беренче адымнарны ясаган вакытта укытучылар өчен мондагы киңәшләр кирәк булыр диеп уйладым. Мәкаләдә “коррекцион” сүзе калдырылды. Акыл үсешләре тоткарланган балаларның күрү, ишетү, фикерләү сәләтләрен коррекцияләмичә берничек тә укытырга мөмкин түгел.

Дɵрес уку – авазларны дɵрес ǝйтеп, текстны кычкырып, хатасыз һǝм салмак уку дигǝн сүз. Хатасыз укыганда, бала сүздǝге хǝрефлǝрне, иҗеклǝрне, кушымчаларны тɵшереп калдырмый; булмаган авазлар ɵстǝп, сүзлǝрне бозмый, бер сүзне икешǝр тапкыр укымый.

Аңлап уку исǝ укучының текст эчтǝлеген ачык һǝм тирǝн аңлый белүендǝ күренǝ. Ə бу үзе аерым сүз, җɵмлǝлǝрнең мǝгьнǝсен аңлау, укылганның ɵлешлǝре арасындагы логик яки психологик бǝйлǝнешне билгели алу нǝтиҗǝсе булып тора. Текстны тулы аңлау ǝсǝрнең тɵп уен белүдǝ һǝм аның эчтǝлегенǝ карата үз карашыңны, мɵнǝсǝбǝтеңне билгели алуда чагыла.

Балага текстларны дɵрес һǝм аңлап укырга ɵйрǝтү – коррекцион мǝктǝп (яки класс) укытучылары ɵчен иң җаваплы һǝм кыен эшлǝрнең берсе. Чɵнки акыл үсешлǝре тоткарланган балаларның бер тɵрлǝре – игътибарсыз, икенчелǝре – укыганны карап бара алмый, ɵченчелǝре – начар күрǝ, начар ишетǝ; дүртенчелǝре – авазларны дɵрес ǝйтǝ алмый, сакау сɵйлǝшǝ. Сɵйлǝмнǝрендǝ, психологиялǝрендǝ шундый дефектлар булуга карамастан, бу балаларны да коррекцион мǝктǝп программасы нигезендǝ татарча укырга һǝм сɵйлǝшǝ белергǝ ɵйрǝтергǝ кирǝк.

Беркетелгән файлКүләме
Microsoft Office document icon Текстларны дɵрес итеп һǝм аңлап укырга ɵйрǝтү61.5 KB
Ресурс төре: 
Мәкалә
Предметлар: 
Коррекцион педагогика
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 12.02.2016 - 16:54):https://belem.ru/node/6313