"Мәхәббәттән җырлар кала..." (Язучы Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү)

Төп образ – Гөлзилә; ярдәмче образлар – Фәүзия, Таһир, әтисе, Нәфисә, Гыйльман, Саимә карчык. Әхмәт Сабиров, Нәфисә, Нурия, Әлфия; эпизодик образлар – Галәветдин абзый, Ришат, Гүзәл, мулла абзый һ.б. Әсәргә автор образы хикәяләүче буларак килеп керә, вакыйга хәлләргә бәяләмәсе башкалар аша да, турыдан-туры да (җәмгыятьтә акча хакимлеге – 89 нчы бит) бирелә. Образларның һәркайсы каршылыклы, аларны берьяклы гына бәяләп булмый. Гөлзилә саф күңелле, эшчән-комсыз; Әхмәт Сабиров Гөлзиләне сатылырга өнди - шул ук вакытта аның ныклыгына соклана; Гыйльман ерткыч, явыз, әмма вөҗдан газабы кичерә дип уйларга нигез бар һ.б. Таһирның үз-үзенә кул салуы да каршылыклы фикерләр уята, әмма бүген яшьләр арасында суицид киң таралуын истә тотып, бу хәлгә негатив бәя бирергә кирәк.
Геройларның күбесе яхшылыкны нинди дә булса файда бәрабәренә генә эшли: Нәфисә Гөлзиләгә ярдәм итә-акча ала; Саимә карчык сумка тулы ризык кайтканда гына киң күңелле; Әхмәт Сабиров та кызны талантлы булганы өчен генә укырга кертергә җыенмый.
Йомгаклап әйткәндә, без шундый каршылыклы, исәп-хисап алдан йөри торган җәмгыятьтә яшибез, әмма анда Яхшылыкка урын бар.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 22.63 KB |