БДИга кагылышлы сораулар буенча кайнар линия
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте БДИга кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.
Ведомствоның сайтында хәбәр ителгәнчә, кайнар линия телефоны буенча БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар һәм оештыручылар ведомство белгечләренә БДИ аспектларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук БДИ вакытында кагыйдә бозулар турында да хәбәр итәргә мөмкин.
Сорауларны дүшәмбе-җомга көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10.00дән 18.00гә кадәр 8 (495) 984-89-19 телефоны буенча бирергә була.
Сорауларны ведомствоның рәсми сайтында "Электрон кабул итү бүлмәсе" бүлегендә кайтма элемтә формасы аша да җибәрергә мөмкин.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте БДИга кагылышлы кайнар линияләр Россиянең һәр төбәгендә эшләвен искәртә. РФның барлык субъектларында махсус сайтлар яки төбәк мәгариф идарәсе органының рәсми сайтында тиешле бүлекләр булдырылган.