Милли китапханәдә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип аталган китап күргәзмәсе эшли
2016 нчы елның 15 нче февралендә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Муса Җәлилнең төрле телләрдә басылып чыккан шигырьләре бөтен дөньяга танылды. Татар шагыйрьләреннән беренчеләрдән булып ул 1957 нче елда «Моабит дәфтәрләре» дип аталган шигырьләр циклы өчен Ленин исемендәге премия белән бүләкләнде.
Шагыйрьнең шушы зур юбилее уңаеннан 1нче февральдә Татарстан Республикасы Милли Китапханәсенең Зур уку залында «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.
Күргәзмәдә куелган китаплар арасында Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә дөнья күргән әсәрләре, шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы, якыннарының, дусларының истәлекләре, аның батырлыгы турында фәнни хезмәтләр, Җәлил образын рәсем һәм музыка сәнгатендә чагылдырган басмалар урын алган. Шулай ук күргәзмәдә шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләре, аның турында вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләр, сценарийлар белән танышырга мөмкин..
Күргәзмәдә Муса Җәлилнең геройларча батырлыгы, аның фашистларга каршы әсирлектә аяусыз көрәше, тирән патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре турында бай мәгълүмат табарга була. Әлеге китаплар һәркемгә шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тагын да ныграк аңларга һәм өйрәнергә, Ватанга тугрылык тәрбияләргә ярдәм итә.
Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә һәм 29 нчы февральгә кадәр дәвам итә.