Бүгенге көн язучылары әсәрләрендә яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең чагылышы
31 Jan, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Әлмәт шәһәре политехника техникумының татар теле укытучысы Хәйруллина Зөлфия Вәли кызы
Үсеп килүче яшь буын, аларның тормышка карашы, бер-берсенә мөнәсәбәте, проблемалары турында язмаган бер генә шагыйрь дә, язучы да юктыр. Һәр чорның үз үзенчәлекләре, тормыш кануннары бар. Татар әдәбиятында мең еллар буе халкыбызның өмет-хыяллары, моң-зары, теләк-омтылышлары гәүдәләнеп калган. Әдәби әсәрләр аркылы без әби-бабаларыбызның әхлакый һәм эстетик идеаллары, тарихта үткәннәре белән танышабыз.
Адәм баласы җиргә яратылганнан бирле мәңгелек булып саналган проблема бар – ул яшьлек-мәхәббәт, ярату-яратылу, үпкәләү-югалтулар, табышлар. Әдәбиятка күз салсак, Ләйләнең Мәҗнүне, Таһирның Зөһрәсе, Галиябануның Хәлиле булган.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бүгенге көн язучылары әсәрләрендә яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең чагылышы | 19.24 KB |
Предметлар: