Россиядә 300дән артык мәктәп карантинга ябылырга әзер
28 Jan, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Грипп авыруы таралу сәбәпле, Россиянең 300дән артык мәктәбе карантинга ябылырга мөмкин.
Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов сүзләренә таянып, "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгы җиткерә. Министр сүзләренчә, андый мәктәпләрнең күпчелеге эре шәһәрләрдә урнашкан. "Башлыча, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта", – дигән Дмитрий Ливанов.