Разил Вәлиев “Дәрья” әдәби кунакханәсендә иҗатын үз итүчеләрне җыя
28 гыйнвар кичендә сәгать 5тә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан ш., Кремль ур., 33) “Дәрья” әдәби кунакханәсе Татарстанның халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев белән очрашу үткәрә.
Разил Исмәгыйль улы Вәлиев - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе, Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.
Күп санлы китаплар авторы Разил Вәлиев иҗатына багышланган "Бу дөньяның мин бер кисәкчеге" дип аталган шигъри-музыкаль кичәдә әдәби подиум тәкъдим ителәчәк, танылган җырчылар Рафаэль Сәхәбиев, Рамил Миндияр һәм яшь башкаручылар чыгыш ясаячак, шулай ук кичәдә театр артистлары, каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар, якыннары да катнашыр дип көтелә.
Разил Вәлиевның китаплары, дискларыннан торган күргәзмә-сату да оештырыла. Шагыйрьдән китапларга култамгасын алу мөмкинлеге карала.
Кичәгә рәхим итегез! Керү – ирекле, дип чакыра ТР Милли китапханәсе.
Элемтәләр өчен телефон: (843) 292-72-35.