Казан укытучылары иң-иңнәрен ачыклый
27 Jan, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Казанда "Ел укытучысы" бәйгесе башланды. 18 гыйнварда старт бирелгән конкурсның әлегә район этаплары уздырыла.
Район этабында җиңүче мөгаллим һәм мөгаллимәләр шәһәр этабында үзара көч сынашачак. Анысының вакыты 5-18 февраль көннәренә билгеләнгән.
Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, бәйге берничә номинация буенча үткәрелә. Шунысын да әйтергә кирәк: бәйгедә биш елдан күбрәк эш тәҗрибәсе булган укытучылар гына катнаша.