Казанда туган телләрне саклап калу һәм үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
22 гыйнвар көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, әлеге министрлык каршында оешкан “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” ТР дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм дәүләт программасын тормышка ашыруда катнашучылар фикер алышты.
Утырышта 2015 елда дәүләт программасының үтәлеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга перспективалары хакында сөйләштеләр.
“2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” ТР дәүләт программасының максаты — татар, рус һәм республикада яшәүче башка халыклар телен саклау, өйрәнү, үстерү, шулай ук, татар телен республикадан читтә өйрәнү өчен шартлар тудыру.