Казан - балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингы лидеры
19 Jan, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Travel.ru туристлык сервисы Forbes белән бергә, Россиянең кайсы шәһәрләрендә гаилә белән һәм кыйммәт булмаган бәягә ял итеп булуын ачыклаган.
Ике өлкән кешедән һәм ике баладан торган гаиләнең шәһәр үзәгендә бик кыйммәт булмаган кунакханәдә бер тәүлек яшәү, кафеда төшке аш, шәһәр буенча эскурсия, балалар белән популяр ял итү урыннарында булу сәяхәт бюджетын тәшкил иткән.
Бу кышта балалар белән сәяхәт өчен Россия шәһәрләре унлыгына Казан (3250 сум), Бөек Новгород (3450 сум), Вологда (3700 сум), Ростов Бөек (3750 сум), Пятигорск (3800 сум), Сарытау (3900 сум), Кострома (4350 сум), Санкт-Петербург (4400 сум), Псков (4550 сум), Сочи (4750 сум) кергән.
Сәяхәтчегә Казанда бер тәүлек яшәү, исемлектәге башка шәһәрләр белән чагыштырганда, арзанга төшә.