10 яшьлек балаларга да машинада креслосыз йөрергә рөхсәт итәргә мөмкиннәр
18 Jan, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин. Үз тәкъдимнәрен Дәүләт Думасы депутаты, либерал-демократ Иван Сухарев керткән.
Аның сүзләренчә, кайбер балалар буе һәм авырлыгы буенча 10 яшьтә дә әти-әниләрен узып китәргә мөмкин. Шуңа да балалар креслосында йөрү аларның сәламәтлегенә күбрәк зыян китерә ала.
Бу проблеманы хәл итү өчен депутат балалар креслоларын 150 сантиметрдан түбән һәм 36 килограммнан җиңелрәкләргә генә кулланырга тәкъдим иткән. Хәзер закон буенча 12 яшькә кадәрге барлык балалар автомобильләрдә махсус җайланма кулланып кына йөртелергә тиеш.