Математика һәм физиканы тирәнтен өйрәнү буенча TIMSS халыкара тикшерү
2008 елның апрель-май аенда математика һәм физиканы тирәнтен өйрәнү буенча TIMSS халыкара тикшерү кысаларында 11 сыйныф укучылары тест ярдәмендә сынау узды. Төрле илдә балаларны бер-берсеннән үзгә мәгариф программалары нигезендә укыталар. Тикшерүнең максаты – төрле ил укучыларын математикага ни дәрәҗәдә өйрәтүләрен чагыштыру.
Россиянең 43 регионыннан математиканы тирәнтен өйрәнүче 3205 укучы әлеге тестларны уза. Бу 143 мәгариф оешмасы дигән сүз. Физиканы тирәнтен өйрәнүчеләр күбрәк. 149 гомуми белем бирү оешмасыннан 3209 кыз һәм малай. Татарстаннан да катнашучылар күп булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге. Математикага 4 белем бирү йортыннан 99 укучы, ә физикага 3 мәктәптән 71 укучы килә.
Һәм менә, ниһаять, сезгә бу тәҗрибәнең нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.
Математика: Яшел Үзәннән 3нче гимназия, Казан шәһәренең 83 лицее, Казанның 131 физика-математика лицее һәм Зәй шәһәреннән 2нче гомуми белем бирү мәктәбе. Физикадан: Лениногорск шәһәренең 12нче лицее, Алабугадан 8нче мәктәп һәм Казан дәүләт университеты каршындагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицей.
Укучылар математикадан уртача 61,25 балл жыя. Бу Россиякүләм күрсәткечтән 4,25кә югарырак. Физикадан уртача балл 49,3не тәшкил итә. Әлеге сан да Россия күрсәткеченнән 3,3кә зуррак.