Сочида симпозиум
12 Sep, 2008 Сылу 0
Сочи шәһәре 15-26 сентябрь көннәрендә физиклар җыелу урынына әвереләчәк. Биредә М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының “Буревестник-2” пансионатында “Бүгенге заман химик физикасы” исемле XX симпозиум узачак.
Симпозиум программасында тематик лекцияләр, доклад, дискуссияләр, семинар һәм стендлы сессияләр каралган. Симпозиум кысаларында шулай ук «Нанокластерлар, наноструктуралар һәм наноматериаллар физика-химиясе» исемле беренче яшьләр конференциясе дә планлаштырыла.
Чыганак: www.edu.ru