Декабрь аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирү башланды
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Файдалы белем ресурслары авторлары!
2015 елны төгәлләп без декабрь аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирүне башлап җибәрәбез. Әмма аңа кадәр берничә сүз әйтеп үтәсем килә.
Кеше туган телендә сөйләшми, аралашмый, белем алмый икән – аның туган теле тиздән юкка чыгуы ихтимал. Өйдә ата-ана һәм бала үз туган телләрендә сөйләшмәсә, мәктәптә укытучы белән укучының фикер алышуы туган телдә булмаса, көндәлек тормышта өлкәннәр үзара һәм балалар үзара туган телләрендә сөйләшмәсәләр...
Тел байлыгы – иң зур байлык. Әгәр тел байлыгы кими икән – туган тел (безнең очракта - татар теле) рус теле белән аралаша башлый, ярым татарча һәм ярым русча җөмләләр туа. Тиздән алары да юкка чыгарга мөмкин.
Порталыбызга татарча файдалы ресурслар юллаучылар – тел байлыгын иң төп саклаучылар, минемчә. Алар әзерләгән ресурсларны кулланып туган телдә дәресләр бирергә, төрле чаралар оештырырга, гомумән, тел байлыгын арттырырга мөмкин. Шуңа күрә дә, ел дәвамында безгә ресурслар юллаучыларга олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез Белем.ру порталы яисә үзегез өчен генә түгел, ә барлык татар дөньясы өчен мөһим эш башкарасыз! Сезнең хезмәтегез алдында баш иям.
Һәм, әлбәттә, барлык кулланучыларыбыздан гадел булуларын сорыйм. Тәкъдим ителгән ресурсларның, сезнең фикерегезчә, кайсылары иң файдалы? Сораштыруда катнаша торган ресурслар белән танышып чыгарга иренмәгез, алар, бәлки, сезнең тормышыгызда да мөһим роль уйный торган ресурслардыр?!
Декабрь аенда килгән һәм урнаштырылган ресурслар белән танышу, аларга тавыш бирү өчен http://belem.ru/best_12_15 адресы буенча яисә уң як блоктагы махсус баннерга чиртеп күчә аласыз. Тавыш бирү ике атна дәвам итәчәк.
"Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясендә катнашу өчен безгә файдалы ресурсларны http://belem.ru/zakaz адресы буенча күчеп юллый аласыз. 2016 елда туган телне саклау һәм ныгыту өчен файдалы эшләрне бергә-бергә башкарыйк. Файдалы ресурслар күбрәк булган саен туган телебез дә ныгыр, камилләшер дип ышанып калам!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин