Мөгаллимнәр игътибарына!
11 Sep, 2008 Сылу 0
“Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәскәүнең Татарстандагы “АйТи мәгълүмати технологияләр Институты” белән берлектә “Аерым фәннәрне укытучы мөгаллимнәрнең һөнәри эшчәнлегендә ирекле программ тәэминатын куллану” дигән темага укыту оештыра.
Белемне читтән торып укыту формасында дистанцион технологияләр кулланып бирәчәкләр. Уrыту барышында гамәли дәресләр дә каралган. Курслар ахырында исә педагогларның белемнәрен тест рәвешендә тикшерәчәкләр, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.