Ике “мөстәкыйль» белем йорты
11 Sep, 2008 Сылу 0
М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты үз укыту программаларын мөстәкыйль эшләү хокукын алды. Моның турындагы карарга 9 сентябрь көнне Россия Президенты Дмитрий Медведев кул куйды.
Карарда ассызыклап үтелгәнчә, документка кул куелганнан алып, Россиянең иң эре ике югары уку йорты “үзләре тормышка ашырачак югары һөнәри белемнең мәгариф программалары стандартлары һәм таләпләрен” бер кемгә дә бәйсез рәвештә урнаштыра ала.
Чыганак: window.edu.ru