Чаллыда “Кванториум” балалар технопаркы ачылды
Технопаркта мәктәп укучыларына V сыйныфтан башлап XI сыйныфка кадәр белем бирүнең яңа формасы кулланылачак. Балалар үзләре теләгән дәресләргә йөриячәк. Уку елы дәвамында биредә автоквантум, космоквантум, Data-квантум, нейроквантум, IT-квантум, аэроквантум, нано-лазер һәм робото-квантум юнәлешләре буенча 400дән артык балага белем бирү күздә тотыла.
Биредә мәктәп укучыларын читтән торып идарә ителә торган модельләр проектларга, нейротехнологияләр һәм робот техникасы өлкәсендә күнекмәләр алырга, программалаштыру белән шөгыльләнергә, космонавтика нигезләрен өйрәтәчәкләр.
Шунысын да искәртик: Татарстан, Ханты-Манси автономияле округы һәм Алтай крае белән бергә, балалар технопарклары сафка бастырыла торган сынау төбәкләре арасына керде. Ханты-Мансийск һәм Нефтеюганск шәһәрләрендә мондый технопарклар ачылды инде. Алар тагын Казан, Түбән Кама һәм Әлмәттә дә пәйда булырга мөмкин.