Татарстан мәктәпләрендә уку программасына машина йөртергә өйрәтүне кертергә мөмкиннәр
27 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан мәктәпләрендә уку программасына машина йөртергә өйрәтүне кертергә мөмкиннәр. Хәер, бу яңалык Россия күләмендә башка төбәкләргә дә карый.
Мондый тәкъдимне Владимир өлкәсе губернаторы Светлана Орлова әйткән. Беренче вице-премьер Игорь Шуваловка шул нисбәттән мөрәҗәгать иткәндә, ул яңа мәктәп төзелеше вакытында машина йөртү мәйданчыкларын да исәпкә алырга тәкъдим ясаган.