Санитария таләпләрен үтәмәгән мәктәпләр ачылмады
Күптән түгел Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Россия Федерациясе территориясендә эшләгән 56 мең мәктәпнең 700е 1 сентябрь көнне ишекләрен ача алмаган. Сәбәп – санитария комиссиясе рөхсәте булмау. Былтыр бу сан бермә-бер кимрәк булган. Бары 250 мәктәп.
Бүгенге көндә бу өлкәдә эш аеруча Красноярск һәм Приморье краенда, Ненец автономияле округында мөшкел икән. Бу регионнарда яңа уку елына әзерлек чоры уңаеннан финанслауны арттыру да мәктәпләрне вакытында - уку елы башында ачуга булыша алмый.
Онищенко ассызыклап узуынча, Россия Федерациясендәге мәктәпләрнең гомуми саны 2 меңгә кимегән. Бу беренче чиратта илдә барган демографик торышка бәйле.
Чыганак: www.5ballov.ru