Казанда балалар арасында Халыкара олимпиада уза
17 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бу көннәрдә, 14-20 декабрьдә, Казанда балалар арасында башкару сәнгате буенча "SFORZANDO" Халыкара олимпиадасы уза.
Әлеге бәйгедә вокал, хор коллективлары, инструмент ансамбльләре һәм вокал, инструмент жанрында башкаручы солистлар катнаша. Башкару сәгнгате олимпиадасы 6-16 яшьлекләр арасында уза. Әлеге чара үз алдына сәләтле яшьләрне ачыклау, иҗади үсешләре өчен шартлар тудыруны, коллективлар арасында элемтәләр ныгытуны максат итеп куя.