Массачусетс штатыннан Казанга
Сентябрь урталарында, ә тагын да төгәлрәк әйткәндә, 13-16 сентябрь көннәрендә Казанда Массачусетс штаты Генераль ассамблеясы сенаторы катнашында дүрт көнлек яшьләр хокукый конференциясе узачак. «Россия Федерациясендә закон проектларын әзерләү һәм кабул итү практикасы, Россия белән АКШта закон иҗат итү процесслары тәҗрибәсе” исемле конференция Казан дәүләт финанс-экномика институты базасында узачак. Барнаул, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургтан 40 югары курс студентлары һәм бу өлкәдә яшь белгечләр конференция эшендә катнашачак.
Әлеге чара кысаларында 15 сентябрь көнне Казан дәүләт университетында Массачусетс штаты Генераль ассамблеясы сенаторы Стэнли Розенберг “АКШ штатларында законнар системасы: Массачусетс штатының закон чыгару баскычы мисалында төп үзенчәлекләр” темасына ачык лекция укыячак.
“Татар-информ” материаллары ярдәмендә әзерләнде.