Татарстан студентлары Венада стажировка үтеп кайтты
10 Sep, 2008 Сылу 0
Июнь-июль айларында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты студентлары – психологлар З.Фрейд исемендәге халыкара университетта стажировкада булып кайттылар. Педагогик психология кафедрасы профессоры И.Ф.Сибгатуллина укучылары психологларның җәйге фәнни мәктәбендә катнашкан. Әлеге җыен быел Венада узды. Татарстаннан киткән бар студентлар да махсус тестлар узып, SFU Европа сертификатларына ия була, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының рәсми сайтында.