Ноябрь аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирү башланды
Хөрмәтле кулланучылар һәм файдалы ресурс авторлары!
Ноябрь аенда кулланучыларыбыздан төгәл 10 ресурс кабул ителеп порталның "Ресурслар" бүлегендә урнаштырылды. Исегезгә төшерәбез, порталга килгән һәр ресурс "Айның иң яхшы ресурсы" исеменә лаек булырга, моны дәлилләгән бушлай сертификат һәм акция иганәчесеннән бүләк (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына 2 кешелек чакыру билеты) алырга мөмкин. Барлык башка ресурс авторлары әлеге акция кысаларында түләүле сертификатлар сората алалар.
Җиңүчене портал кулланучылары билгели. Моның өчен "Ай ресурсы өчен тавыш бирү" төймәсенә басып тавыш бирү битенә күчегез һәм, ресурслар белән танышканнан соң, үзегезгә ошаган ресурс өчен тавыш бирегез.
Әгәр әлеге исемгә үзегез лаек булырга исәпләсәгез, үзегезнең татар телендә файдалы фәнни хезмәтегезне, башка кулланучылар белән дә тәҗрибә алышу максатыннан уртаклашу өчен, портал редакциясенә юллагыз. Ресурслар http://belem.ru/zakaz адресы буенча кабул ителә, әлеге биткә меню буенча да күчәргә мөмкин.
Тавыш бирү 2 атна дәвам итәчәк һәм 18 нче ноябрьдән соң җиңүчеләр игълан ителәчәк. Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!