"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең өченче викторинасы башлана!
29 Nov, 2015 Раил Гатауллин 2
Хөрмәтле интернет-кулланучылар!
Иртәгә, 30 ноябрь көнне, көн дәвамында "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең өченче викторинасы үткәреләчәк. Бәйгенең ноябрь ае викторинасы татар рәссамы, архитекторы һәм скульптор-сынчысы Илдар Мәнсәви улы Хановка (03.11.1940 - 09.02.2013) багышланган.
Оештыручыларның әйтүе буенча викторинада катнашып көч сынашырга гына түгел, ә белемнәрне күтәрергә дә мөмкин. Викторинаның барлык сораулары да шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле.
Бәйгенең чираттагы викторинасы http://belem.ru/adabi-jauharlar-11-15 адресы буенча үткәреләчәк. Викторина битенә Белем.ру (http://belem.ru) порталындагы бәйге баннеры буенча да күчү мөмкин.
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!
Фикерләр
Раил Гатауллин
30 Ноябрь, 2015 - 21:55
Permalink
Викторинада катнашучыларга!
Викторинада катнашучы хөрмәтле татар әдәбиятын һәм мәдәниятен сөючеләр!
Порталда теркәлгәндә кайберләрегез профильләрен тутырмаганнар, һәм, җиңүчеләрне игълан иткәндә, сертификатлар тапшырганда уңайсызлыклар туарга мөмкин. Зинһар өчен, үз профилегезгә кереп мәгълүматларыгызны тутырыгыз.
! Кайбер параметрлар (телефон номеры, адрес кебек кырлар) алар бары тик оештыручыларга гына күренә.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Ильмира Гибадуллина
5 Декабрь, 2015 - 23:22
Permalink
Мәгълүмат
Мин, Арча районы Мөндеш башлангыч мәктәбендә, башлангыч класслар укытучысы, Гомуми стаж: 24 ел. Укучыларым, үзем дә төрле бәйге-конкурсларда катнашырга яратабыз. Нәтиҗәләрнең күбесе сөендерелек, бик күп уңышларыбыз бар.
Ильмира