Коррекцион мәктәп китапханәләрен яңалык көтәме?
9 Sep, 2008 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты 22 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр коррекцион мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре өчен махсус курслар уздырачак. Чара “Коррекцион мәктәп китапханәләре үсеш перспективасы” мәсьәләләренә багышланачак. Алдагы курс программасында түбәндәгеләр булачак, дип хәбәр итә Институтның рәсми сайты:
- коррекцион мәктәп укучылары белән аерым-аерым эшләү үзенчәлекләре;
- китапханәче эшчәнлегенең психологик-педагогик аспектлары;
- китапханә дәресләре һәм массакүләм чаралар үткәрү методикасы;
- укучы кызыксынуын уяту өчен заман технологияләрен куллану.