Халыкка китапханәләр кирәк
Татарстанда китапханәченең уртача хезмәт хакы нибары – 10-12 мең сум. Шулай булуга да карамастан, соңгы вакытта хезмәт урыны буларак китапханәләрне сайлаучы яшь белгечләр саны әкренләп арта башлаган...
Бу турыда журналистларга Татарстанның Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә республиканың мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина хәбәр итте. Чара республикада китапханәләрнең торышы һәм бу өлкәдәге актуаль мәсьәләләргә багышланды.
Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 1545 китапханә исәпләнә. Мәктәпләр һәм башка идарәчелекләрдәге китапханәләрне дә кушсак, бу күрсәткеч 3300гә кадәр җитә. Биредә саклана торган китапларның гомуми саны 66 миллионнан да артыграк.
- Китапханә яхшы эшләсен өчен нәрсә кирәк? Беренчедән, әлеге гыйлем йорты урнашкан бина укучылар өчен уңайлы шартлар белән тулысынча тәэмин ителгән булырга тиеш. Икенчедән, биредә заманча җиһазлар булу шарт. Китап фондларының бай булуы исә аеруча мөһим бурычлар рәтендә карала, - дип башлады сүзен Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Әлбәттә, әлеге максатларга ирешү өчен акча кирәк. Финанс ярдәме булмаганда, китапханәләрне укучылар өчен кызыклы итү мөмкин түгел. Әйтергә кирәк, Татарстанда бу өлкәгә шактый зур игътибар бирәләр. Мәсәлән, республикада китапханәләрне үстерү, камилләштерү белән бәйле махсус программа эшли. Аның кысаларында республика бюджетыннан бу тармакка ел саен якынча 20 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Шунысы мөһим, илдә шактый катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, бу сумма кыскартылмаган.
- Әлеге программа ярдәмендә без республика китапханәләренең 90 процентын интернетка тоташтыруга ирештек инде. Электрон каталог та көннән-көн байый. Хәзерге вакытта Татарстанның электрон китапханәсе порталында барлыгы 4 меңгә якын электрон китап бар, - дип ассызыклады Гүзәл Нигъмәтуллина.
Гомумән алганда исә, Татарстан китапханәләрен камилләштерүгә Россия һәм Татарстан бюджетларыннан ел саен 90 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелә.
Билгеле булганча, соңгы елларда республикада газет-журналларга язылу белән бәйле проблема аеруча актуальләшкән иде. Нәтиҗәдә, аларның тиражлары шактый кимеде. Хәер, китапханәләрне газет-журналлар белән тәэмин итү эшчәнлеге инде берничә ел дәвамында шактый уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге гыйлем йортларына периодик матбугат чаралары яздыру өчен республика бюджеты ел саен 8,5 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирә. Быел исә бу сан гомумән дә 14,5 миллионга җиткән. Нәтиҗәдә, китапханәләр 25 төрле газет-журнал белән тәэмин ителә башлаган.
Билгеле булганча, китапханәләр тулысынча муниципаль берәмлекләр карамагында. Бактың исә, әлеге идарәчелекләр дә китапханәләрне матбугат чаралары белән тәэмин итү өчен акча күләмен арттырган икән. 2013 елда бу сумма 28,6 миллион сум булса, 2014 елда 30 миллион сумга кадәр җиткән. Быел исә бу күрсәткеч тагын да зуррак булырга мөмкин.
Шунысын да ассызыклап узу кирәк: республика китапханәләренең 86,3 проценты авыл җирлекләрендә урнашкан. Нәкъ менә әлеге урын авыл халкын үзара берләштерә, аларга матурлык һәм яктылык өләшә.
- Әлбәттә, шәһәр һәм авыл китапханәләре шактый аерыла. Калаларда китапханәләргә йөрүчеләрнең күбесе мәктәп укучылары һәм яшьләр булса, авылларда исә бу – өлкән яшьтәге кешеләр, - дип ассызыклады министр урынбасары.
Нәкъ менә шуңа күрә республикада авыл китапханәләре аеруча кадерле. Аларны кыскарту турында сүз дә булырга мөмкин түгел, ди Разил Вәлиев.
- Заманында авылларда китапханәләрне кыскарту турында карар чыккан иде. Тик без Хөкүмәткә китапханәләрнең авыллар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуларын аңлата алдык. Нәтиҗәдә, аларны саклап калдык, - дип белдерде комитет җитәкчесе.
Хәзерге вакытта Татарстанда китапханә хезмәтеннән даими файдаланучылар саны - якынча 1,5 миллион кеше дип исәпләнә. Китапханәләрнең ел дәвамында укучыларга якынча 32 миллион документ биргәнлеге мәгълүм.
Китапханәләр турында сөйләгәндә, Татарстан милли китапханәсе бинасы белән бәйле мәсьәләне дә читләтеп үтеп булмый. Билгеле булганча, хәзерге вакытта бу корылма авария хәлендә. Аны төзекләндерү өчен Татарстан Президенты шактый зур күләмдә финанс ярдәме бүлеп биргән-бирүен. Тик әлеге акчалар бинаның түбәсен ремонтлау өчен генә җиткән...
- Китапханәбезнең биналары бик матур. Аларны чын-чынлап ремонтлап бетерү өчен тагын да күбрәк финанас ярдәм кирәк. Тик хәзерге катлаулы икътисади чорда андый зур күләмдә акча булмаячагы аңлашыла. Хәер, биналарны төзекләндереп кенә Милли китапханә проблемасын чишеп булыр микән? Ник дигәндә, әлеге китапханәдәге 3,3 миллион китапны, төрле документ һәм ММЧларны нормативларга туры китереп урнаштыру өчен 8 тапкырга (!) зуррак бина кирәк, - дип ассызыклады Разил Вәлиев.
Китапханәләрдә кадрлар җитмәү мәсьәләсе дә шактый актуаль булып кала бирә. Хәзерге вакытта республика китапханәләрендә эшләүчеләрнең бары тик 50 процентының гына югары белеме бар.
- Хәзерге вакытта китапханәләр өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү белән Татарстанның Мәдәният институты шөгыльләнә. Аларга ихтыяҗ юк. Кызганыч, аларның һәрберсе дә үз профессиясе буенча эшләргә ашыкмый шул. Бу эштә муниципаль берәмлекләр үзләре дә актив катнашырга тиеш дип саныйм. Кадрларны кызыксындыру чаралары куллану уңай нәтиҗәләргә китерер иде. Кызганыч, хәзерге вакытта республикада бу өлкәгә игътибар бирмәүче районнар да юк түгел, - дип белдерде Гүзәл Нигъмәтуллина.
Уртача хезмәт хакына килгәндә, бу сан шактый кечкенә – нибары 10-12 мең сум. Мондый хезмәт хакына риза булучы яшь кадрларның шактый аз булуы аңлашыла. Бактың исә, соңгы вакытта эш урыны буларак китапханәләрне сайлаучы яшьләр саны әкренләп арта башлаган икән. Димәк, башка район җирлекләре яшьләрне кызыксындыру чаралары таба дигән сүз... Ягъни инде әлеге яшь белгеч үз эшен бик ярата...
- Әгәр кеше үз эшенә бөтен җаны-тәне белән бирелмәсә, 10-12 мең сумга эшләп утырмас иде. Мине бер мәсьәлә борчый: хәзерге вакытта китапханәчеләрнең бары тик 51 проценты гына югары белемле. Бу сан зуррак булса, яхшырак булыр иде, - дип ассызыклады Разил Вәлиев