Минзәләдә яңа иҗат сарае ачылды
Минзәләдә талантлы балалар өчен яңа иҗат бинасы ишекләрен ачты. Балалар иҗаты йортын ачу тантанасында олы кунаклар да бар иде. Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, республикабызның Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев кызлар-егетләрне бу вакыйга хөрмәтеннән тәбрик итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Талантларын үстереп, киләчәктә зур үрләр яуларга биредә бар шартлар да тудырылган. Вокал бүлмәләре, художество студиясе, компьютер класслары, хореография белән шөгыльләнү заллары, актлар залы – бар да бар. Балалар йорты иҗатының тагын бер үзенчәлекле ягы – туган якны өйрәнү музее булу.
Шундый зур бәйрәм бүләкләрсез үтәме соң?! Рөстәм Миңнеханов музейга 500 мең сумлык сертификат тапшырды. Әлеге сумма яңа экспонатлар сатып алырга, музейны яңа аппаратура белән җиџазландырырга китәчәк.