Татарстанда “Медиапространство” / “Медиакиңлек” студентлар форумы була
3-6 декабрьдә Татарстанда “Медиапространство” / “Медиакиңлек” бөтенроссия студентлар медиафорумы була. Форум Россиянең студентлар массакүләм мәгълүмат чараларын һәм матбугат үзәкләрен үстерү мәйданына әверелер дип планлаштырыла. Чара нәтиҗәләре буенча илдә студентлар медиасының үсеш перспективаларын билгеләячәк резолюция кабул итү күздә тотыла, дип хәбәр итә медиафорумның матбугат сәркатибе Дарья Сакмарова.
Медиафорумда Россиянең төрле төбәкләреннән студентлар ММЧның һәм матбугат үзәкләренең 200 вәкиле катнашуы көтелә. Чараның төп максатларыннан берсе – медиакоммуникацияләр өлкәсендә студентлар массакүләм мәгълүмат чараларын булдыру һәм үстерү теләге булган яшь белгечләр җәмгыяте формалаштыру. Форум программасы кысаларында журналистика, медиа, мультимедиа, медиаменеджмент һәм PR өлкәсендә белем эстәүгә юнәлтелгән мәгариф һәм коммуникацион мәйданчыклар оештыру каралган.
Чараның спикерлары һәм экспертлары медиаменеджмент, җәмәгатьчелек белән элемтә, басма, online, мультимедиалы һәм телевизион журналистика өлкәләрендә зур тәҗрибәгә ия Россия белгечләре булачак.
Форумның гамәлгә куючылары һәм оештыручылары – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Россия яшьләр берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Россия студентлары һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе, ТР Хөкүмәте, Казан дәүләт энергетика университеты, ТР Студентлар лигасы.