Илдар Хановка багышланган викторина башланырга 1 атна вакыт калды
Хөрмәтле кулланучылар, "Әдәби җәүһәрләр" I россиякүләм бәйгесенең чираттага викторинасында катнашырга әзерләнүчеләр!
Белгәнегезчә, бәйгенең ноябрь ае татар рәссамы, архитекторы һәм скульптор-сынчысы Илдар Мәнсәви улы Хановка багышлана. Исән булса, бу айда 75 яшь тулган булыр иде.
Илдар Хановка багышланган чаралар 3 ноябрь көнне Тукай клубында башланып китте. Аның дуслары, коллегалары, туганнары аны бу кичәдә искә алдылар, төрле чыгышлар ясадылар. Шул ук көнне Илдар Хановка багышланган китапның презентациясе дә узды.
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе викторинасына әзерләнүчеләр өчен без әлеге китаптан берничә мәкаләне Белем.ру порталына алып урнаштырдык, аларны http://belem.ru/node/5980 адресы буенча күчеп укып була. Моннан тыш, кулланучыларга интернет челтәрендәге кайбер ресурсларга сылтамаларны да тәкъдим итәбез, кулланучылар үзләре дә комментарийларда әлеге темага файдалы ресурсларга сылтамалар урнаштыра алалар.
Викторинага атнадан аз вакыт калды, ул ноябрь аеның соңгы көнендә үткәреләчәк. Шәхесләребезне белик, аларның әсәрләре, иҗатлары белән якыннан таныш булыйк!