Балалар үз хокукларын яхшы белә
Моның шулай булуын Татарстанның төрле районнарында белем алучы балалар дәлилләде. "Бала хокук даирәсендә" дигән республикакүләм мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсына йомгак ясалды. Аның икенче тапкыр гына уздырылуына карамастан, быел катнашучылар саны ике тапкырга арткан. 10 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр дәвам иткән бәйгегә 318 эш җибәрелгән. Аларны 1000нән артык бала ясаган.
Йомгаклау тантанасының нәкъ менә 20 ноябрьдә уздырылуы да очраклы гына түгел, бу көнне Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. "Олылар, сез безне кочаклагыз, бәла-казалардан саклагыз" дигән җырның сүзләре чараның шигаре булып торды.
Иң күп иҗади эш җибәрүчеләр арасында Түбән Кама районы лидерлыкны беркемгә дә бирмәгән (42 эш), аннан Нурлат районы да калышмаган (30 видеоролик), Казаннан 28 эш җибәрелгән. 40 иң яхшы видеоролик авторлары шушы бәйрәмгә җыелган. Аларның 10сы төп бүләккә лаек булды. Шулай ук жюри вәкилләре тарафыннан да 12 махсус бүләк тапшырылды. Җитмәсә, быел катнашучыларга үз видеороликларын интернет челтәренә элү мөмкинлеге бирелгән. Шул сәбәпле, видеолар 12 меңнән артык тапкыр каралган.
- Үсеп килүче буынны тәрбияләгәндә, безгә патриотик рухтан тыш, баларның хокукый өлкәсендә дә грамоталы булырга тиешлеген онытмаска кирәк. Баланың үз хокукларын һәм бурычларын белү – гаиләнең генә түгел, мәктәпнең дә бурычы. Быел әлеге конкурста республиканың барлык районнары да актив катнашты. Кайбер эшләрдә профессиональ кешенең кулы да сизелә. Ләкин шул ук вакытта олыларның булышуы баларның үсешендә кирәк, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.
Саба районының Шәмәрдән лицее 9 сыйныф укучысы Рөстәм Кәлимуллин белдергәнчә, видеоролик ясау процессы мавыктыргыч булган. "Баланың фикере олылар фикере белән бертигез дәрәҗәдә кабул ителергә тиеш. Безнең фикер кысрыкланырга тиеш түгел. Без әзер эскизлар алып, аларны анимацияләдек. Безнең үзебезгә дә хокукларыбызны белү файдалы булды", - диде безгә Рөстәм. Әйтергә кирәк, Шәмәрдән лицее укучылар төркеме - әлеге конкурс җиңүчеләренең берсе. Ләкин алар видеоролик иҗат иткәндә, җиңү турында уйлап та карамаган. Хәер, моңа кадәр дә ролик төшерү тәҗрибәләре бераз булса да, монысында тагын да ныграк тырышканнар.
Саба районы укучыларын әлеге бәйгедә көчләп түгел, бары тик үз теләкләре буенча гына катнаштырганнар. "Ник дигәндә, без башта укучылар арасында сораштыру үткәрдек. Бары тик үзенең теләге булган балалар гына катнашты. Без аларның теләк-тәкъдимнәрен дә исәпкә алдык. Әлбәттә, без, укытучылар тарафыннан да ярдәм булды: видеороликка музыка сайлаганда ярдәм иттек. Ләкин төп эшне - рәсем, эскизны балалар үзләре үк сайлады", - дип сөйләде безгә Шәмәрдән лицее укытучысы Фирүзә Шәмиева.
Сабалыларның видеоролигында укучылар балалар хокукларын чәчәк белән чагыштыра. Бу чәчәк үсеп чыккач, аңа яуган яңгыр балага әйтелгән тупас сүзләрне символлаштыра. Нәкъ менә шундый кысрыкланудан соң, үсемлек үз яфракларын югалта башлый. Шуннан соң аңа яхшы сүзләр ява башлый. Мондый видеоролик белән сабалылар һәр баланың индивидуаль булуын, аңа җылы сүз, яклау-саклау кирәклеген күрсәтә. Шәмәрдән лицее укучылары шушы роликны әзерләгәндә, интернетны уен өчен генә түгел, ә үзеңнең фантазияңне күрсәтү ысулы булуын аңлаган. Материал эзләгәндә дә алар берникадәр күнекмәгә ия булган. Әзер эскизлар куллануны вакытлары тыгыз булу сәбәбе белән аңлаталар. Чөнки 9 сыйныф укучылары конкурска әзерләнү барышында дәүләт аттестациясен дә тапшырган.
Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина әйтүенчә, балалар турында үз хокукларын аңлата торган нинди конкурс уйлап табарга икән, дип баш ватканнар. Ләкин ике ел дәвамында балалар тарафыннан бәйгенең хупланылуы өметләрен аклаган.
Быелгы роликлар былтыргыларыннан эчтәлеге, көн кадагындагы мәсьәләләрнең күтәрелүе белән аерылып тора. Жюри вәклилләре белдергәнчә, 2015 елда "Бала һәм сугыш" темасына бик күп эшләр килгән. Укучыларның мәмкинлекләре чикле балалар хокуклары турында язуы аеруча шаккаттырган һәм җылы хисләр уяткан. Моннан тыш, конкурста катнашучылар ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләрен дә чагылдыра.