belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда Гомәр Бәширов урамы пәйда була

Казанда Гомәр Бәширов урамы пәйда була

19 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Казанда Гомәр Бәширов урамы пәйда була
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Гомәр Бәширов
Чыганак: 

http://intertat.ru/tt

Казандагы бер яңа урамга татар әдәбиятында якты эз калдырган шәхес, ТАССРның халык язучысы, Казанның мактаулы гражданины исеменә лаек булган Гомәр Бәширов (1901-1999) исеме биреләчәк.

Шәһәр Башкарма комитетының шул хактагы карары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге хокукый актлар һәм документлар җыентыгында бастырылды. Гомәр Бәширов урамы Киров районындагы "Волжская гавань" торак комплексындагы яңа урамга биреләчәк.

Шунысы игътибарга лаек: әлеге документта урамның татарча яңгырашы хаталы язылган – Гомәр Бәширев урамы...

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 19.11.2015 - 12:28):https://belem.ru/node/6040