Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары арасында фестиваль
2015 нче елның 18 нче ноябрендә Татарстанның халыклар Дуслыгы Йортында «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары Фестиваленең йомгаклау туры һәм гала-концерты үткәрелә.
Фестиваль кысаларында эш түбәндәге мәйданчыкларда барачак:
- хореография;
- вокал;
- халык иҗаты.
Сайлап алу туры җиңүчеләре – Тәтеш, Спас, Яшел Үзән, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Алексеевск, Менделеев районннары һәм Казан, Яр Чаллы шәһәре укучылары Фестивальнең йомгаклау этабында район данын яклаячак.
Чарада катнашкан барлык укучыларга да сертификатлар, ә иң яхшы чыгыш ясаучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.