Гаяз Исхакыйга багышланган «Төрки телле мәгълүмати мәйданда татар журналистикасының роле һәм урыны»конференциясе
20 ноябрь көнне сәгать 9 да Бауман урамы, 19 йортта Гаяз Исхакый истәлегенә багышланган «Төрки телле мәгълүмати мәйданда татар журналистикасының роле һәм урыны» дип аталган фәнни-гамәли конференция үтәчәк.
«ТАТМЕДИА» АҖ КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы бүлеге белән берлектә «Төрки телле мәгълүмати мәйданда татар журналистикасының роле һәм урыны» дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрәчәк. Ул ике телдә барачак. Программа буенча конференция пленар өлештән һәм ике секциядән тора:
- Вакытлы татар матбугаты: бүгенге заман проблемалары, үсеш перспективалары.
- Татар журналистикасы тарихын өйрәнүдә проблемалар.
Конференциянең секция өлеше КФУда үткәреләчәк. Аның беренче өлешен «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов, икенче өлешен КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы бүлеге мөдире Васил Гарифуллин алып барачак.
Пленар өлештә чыгыш ясарга
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев;
- Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты мөдире Рафаэль Хәкимов;
- КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар инстититуты профессоры Хатыйп Миңнегулов;
- Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин;
- Г. Исхаки исемендәге премия лауреты Лена Гайнанова;
- Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев;
- Татарстанның Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов
һ.б. чакырылды. Шулай ук Төркиянең Анкара шәһәре Гази университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Фәрһат Тамирның доклады укылачак.
Конференциядә Г.Исхакый премиясе лауреатлары, газета-журналларның баш мөхәрирләре, татар журналистикасы бүлеге студентлары катнашачак.
Чарада катнашырга теләүче журналистлар аккредитация үтү өчен sirinaim@tatmedia.com электрон адресына яза алалар.