Казанда тагын дүрт яшүсмерләр клубын төзекләндерү ниятләнә
2016 елда Казанда “Юность”, “Иволга”, “Лимонад” һәм “Лидер” дип аталган 2,5 мең кв.м гомуми мәйданлы дүрт яшүсмерләр клубын төзекләндерергә ниятләнә. Шулай итеп, ике ел эчендә Татарстан башкаласында мондый төрдәге барлык учреждениеләр мәйданының 40 проценты яңартылачак, дип хәбәр ителә Казан мэриясенең kzn.ru сайтында.
Казан каласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов киләсе елга шушы клубларның соңгысын техник иҗат үзәге итү, анда авиа- һәм суднолар модельләштерү түгәрәкләре эшләү турында белдерә. "Безнең фикеребезне Татарстан Президенты да хуплады. Ул безгә укыту җиһазлары алу өчен 2 млн сум күләмендә акча бүлеп бирде. Үзәк эшчәнлеге нәтиҗәсендә, киләчәктә Казансу яры буенда кечкенә генә яхта клубы булган понтон барлыкка килер дип өметләнәбез. Бу бик кирәкле юнәлеш, Казанда әле ул юк”, - дип фикере белән уртаклаша комитет рәисе.
Шулай ук Казан мэры ярдәме белән яшүсмерләр клублары челтәре үсеше дәвам итәчәк, диелә язмада. Киләчәктә Мәскәү районында Короленко урамы буенча 11 номерлы йорт һәм Черноморск урамы буенча 5 номерлы йорт арасында урнашкан җир биләмәсендә клуб төзү планлаштырыла.