2017 елга Россиядә вуз филиаллары 30 процентка кыскарачак
16 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
2017 елга Россиядә югары уку йортлары филиаллары саны өчтән бер өлешкә кыскарачак. Бу хакта Екатеринбургта уздырылган киңәшмәдә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Святослав Сорокин хәбәр итте, дип яза “ТАСС”.
“2017 елга вуз филиаллары 30 процентка кыскарачак”, – дигән Сорокин. Аның сүзләренә караганда, бу филиалларның бөтенләй ябылачагы турында сөйләми, аларның бер өлеше үзгәртеп корылачак.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле билгеләп узганча, югары уку йортларының филиалларын кыскарту белем бирү, фәнни-тикшеренү һәм инновацион эшчәнлекне модернизацияләү, вуз эчендәге идарә һәм кадрлар куәтен үстерүне исәпкә алып башкарыла.