Октябрь аеның иң яхшы ресурсы билгеле
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Сезгә октябрь аеның иң яхшы ресурсын хәбәр итәр вакыт та килеп җитте. Конкурсантлар саны аз булса да, ошаган ресурс өчен тавыш бирүләр саны чагыштырмача күп булды, дияргә була.
Бу айда "Үлемем дә яңгырар җыр булып..." дип исемләнгән, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль композиция өчен 112 тавыш кабул ителеп алынды. Әлеге ресурсның авторы Җамалиева Лилия Илгиз кызын чын күңелдән котлыйбыз, эшендә уңышлар теләп калабыз! Тавыш бирү нәтиҗәләрен әлеге диаграммада күрә аласыз.
2016 елда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел (1906-1944) булачагын истә тотсак, әлеге ресурсның якын арада чыннан да иң мөһим ресурсларның берсе булачагын фаразларга мөмкин!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Порталга ресурслар кабул итү дәвам итә, бу көннәрдә җиде ресурс кабул ителеп урнаштырылды инде. Ресурсларыгызны порталга урнаштыру өчен "Ресурсларны кабул итү" бүлмәсенә керегез, тиешле кырларны тутырыгыз, беркетеләсе ресурсларны беркетегез һәм безгә юллагыз. Аннары ресурс урнаштыру турында түләүле сертификат та соратырга мөмкин, әлеге түләүләр Белем.ру порталын тагын да яхшырту һәм камилләштерү максатларында тотылачак.