Казанга Универсиада килә
10–18 сентябрь көннәрендә башкалабыз Казан зур ярышлар мәйданына әвереләчәк. Бездә Беренче Бөтенроссия җәйге Универсиада ярышларының финал өлеше узачак. Билгеле булганча, Универсиада махсус уку йортлары студентлары өчен оештырыла. Быел биредә Россия югары уку йортларыннан 132 команда чыгыш ясаячак дип планлаштырыла.
Универсиада гадәттә өч этапта уза. Аның беренче этаплары әле 2007 елның мартында ук старт алган иде. Ә хәзер – финал! Биредә Россия Федерациясенең 41 шәһәреннән 84 югары уку йорты катнашачак. Татарстан ярышның финал өлешен үткәрүче буларак барлык 10 спорт төре буенча да үз командаларын тәкъдим итү хокукына ия. Димәк, Татарстан югары уку йортлары данын бадминтон, баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, мини–футбол, өстәл теннисы, йөзү, самбо, һәм шахмат буенча оста егет–кызлар саклаячак.
Универсиадада катнашуның үз таләпләре да бар. Ярышларда бары көндезге бүлектә укучылар, яисә 2007–2008 уку елында югары уку йортын тәмамлаучы һәм III я аннан да югары спорт разряды булган яшьләр генә катнаша ала. Ә менә студентның кайсы ил гражданы булуы мөһим түгел.
Универсиаада былтыр 20 еллык ялдан соң янә старт алды. Аны Физик культура һәм спорт буенча Федераль агентлык, Россия студент спорт союзы, Россия Федерациясенең Мәгариф буенча федераль агентлыгы һ.б. оештыра.