Мәскәү кушуы буенча Татарстанның 4 нче сыйныф укучылары "имтихан тотачак"
13 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләмәсе буенча Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү көннәрен билгеләгән. 2015 елдагы тикшерү эшләре 4 нче сыйныф укучылары өчен апробация режимында узачак, ягъни мәгариф оешмаларының аларда катнашулары ирекле булып тора (!).
Россия мәгариф күзәтчелеге тарафыннан расланган график нигезендә, бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыру өчен киләсе ай башында түбәндәге апробация көннәре билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте:
- 1 декабрь – рус теле, беренче өлеш;
- 3 декабрь – рус теле, икенче өлеш;
- 8 декабрь – математика.