belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мәктәп балалары арасында КВН фестивале

Мәктәп балалары арасында КВН фестивале

13 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Мәктәп балалары арасында КВН фестивале
Игълан
belem.ru яңалыклары
Казан

25 нче ноябрь көнне сәгать 18:00 дә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1) Шаяннар һәм тапкырлар клубының фестиваль уены узачак.

Мәктәп балалары арасында оештырыла торган әлеге уен инде 6 нчы ел рәттән уздырыла. Быел фестивальгә хәтта Актаныштан, Балтачтан һәм Яр Чаллы шәһәреннәр командалар киләчәк. Барлыгы 14 команда булыр дип көтелә.

Уенның кунаклары һәм жюри әгъзалары - танылган эстрада һәм театр йолдызлары, министрлык вәкилләре һәм матбугат хезмәткәрләре. Алай гына да түгел, тамашага КВНны яраткан һәркем чакырыла. Билет бәясе нибары 100 сум, аларны +7 (919) 637-36-51, +7(953)401-64-88 телефоннары буенча элемтәгә кереп алырга мөмкин.

Оештыручылар сәхнәдә кызу булачак дип сүз бирәләр! Килегез! Күрегез! Көлегез!

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 13.11.2015 - 10:17):https://belem.ru/node/6017