Иң кайгыртучан әнине ачыкларга җыеналар
Казанда “Кайгыртучан әни” бәйгесе старт ала. Әниләр көне уңаеннан оештырылган чарада катнашучы әниләр яктылык кайтара торган элементлар белән бизәлгән балалар киемнәрен куллануны пропагандаларга тиеш була.
Бәйгедә катнашучыларның төп максаты – юлларда балаларның иминлеге кайгыртучан әниләргә бәйле икәнен исбатлау (Белем.ру порталы редакциясе бу максат белән килешми, балаларның иминлеген кайгырту - ата-ананың уртак бурычы!). Моның өчен бала киемнәрен яки балалар арбасы, рюкзак, велосипед ише әйберләрен яктылык кайтара торган элементлар белән бизәргә кирәк булачак. Һәр катнашучыны Кыш бабай һәм Кар кызы әзерләгән бүләк көтә. Ә иң үзгә "бизәлгән бала"ның әнисе җиңүче булачак.
Мәгълүмат өчен: Әниләр көне дөньяда май аеның икенче якшәмбесендә, ә Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә.