Казан гимназиясе укучысы - "Россиянең булачак интеллектуаль лидерлары" Бөтенроссия форумы җиңүчесе
12 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
26-29 октябрьдә Россия Президенты боерыгы буенча Ярославль шәһәрендә "Россиянең булачак интеллектуаль лидерлары" III Бөтенроссия форумы узды. Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе укучысы Кәрим Шакиров "Россиянең булачак интеллектуаль лидерлары" Бөтенроссия форумын үзе эшләгән яңа төрле автомобиль концепциясе белән таң калдырды.
Форумда Россия Федерациясенең 85 төбәгеннән барлыгы 500гә якын яшь инженер катнашты. Форум нәтиҗәләре буенча 10 иң перспективалы катнашучы билгеләнде. Алар арасында Казан шәһәреннән Кәрим Шакиров та бар. Әлеге форумга аны технология укытучысы Алмаз Әсхәт улы Сафин әзерләгән. Җиңүчеләр үзләренең инженерлык проектларын яшьләр инновацион иҗаты үзәкләрендә гамәлгә ашыру өчен сертификатлар белән бүләкләнде.